5 апрель ниләр белән истә калды?

Росгвардия

6 ел элек (2016) Россия Президенты Владимир Путин указы белән Росгвардия гамәлгә куела. Аның хезмәткәрләре террорчыларга, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшә, мөһим объектларны, махсус йөкләрне саклый, шәхси сак эшчәнлеген һәм корал әйләнешен контрольдә тота.

 

Югары пилотажлы очучылар

31 ел элек (1991) «Русские Витязи» югары пилотажлы очучылар төркеме оеша.

 

«Нива» автомобиле

45 ел элек (1977) Волжск автозаводы конвейерыннан беренче ВАЗ-2121«Нива» автомобиле төшә. Аның беренче үрнәге 1972 елда Волжск автозаводы конструкторлары тарафыннан эшләнә. «Нива» машинасын төзүче Петр Прусов әйтүенчә, автомобильнең исеме аның балалары Наталья белән Ирина һәм беренче конструктор Владимир Соловьевның балалары Вадим һәм Андрей хөрмәтенә куелган. 40 елдан артык вакыт эчендә 2,5 млн «Нива» (2006 елдан LADA 4×4) җитештерелә. 500 меңнән артыгы чит илләргә җибәрелә.

 

Беренче программа

63 ел элек (1959) «Правда» газетасында СССР да беренче тапкыр телетапшырулар программасы басыла.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү