Кичә, 4 апрель, Чаллының ГЭС бистәсенең 4нче комплексында урнашкан кибеткә алдагы чүп контейнерлары янында ир-ат мәете табылган.
Урынга полиция хезмәткәрләре килә. Тикшерү нәтиҗәсендә ир-атның тәнендә көч кулланып үтерү билгеләре табылмый.
Тикшерү барышында 62 яшьлек ир-атның Минзәләдән булуы ачыкланган.