Россиядә фәкыйрьләр саны кимегән

Узган ел йомгаклары буенча, илдә фәкыйрьлек дәрәҗәсе сизелерлек кимегән. Әмма бүгенге икътисади хәлләрнең катлаулы булуыннан чыгып, аз керемле гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк. Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“2021 ел йомгаклары буенча бездә фәкыйрьлек дәрәҗәсе шактый ук кимеп, 11 процентка калды. Әмма хәзер икътисадтагы хәлләрнең катлаулы булуын аңлап-белеп торабыз. Бәяләр үсә, эш белән тәэмин итү өлкәсендә проблемалар чыгып тора, шуңа күрә хәзер аз керемле гаиләләргә ярдәм кулы сузу бик мөһим”, – дигән ул.

Министр урынбасары аңлатып үткәнчә, фәкыйрьлек дигәндә, җан башына туры килә торган кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр күздә тотыла. Мондыйлар арасында балалы гаиләләр бик күп. Шуңа күрә иң элек шуларга ярдәм күрсәтелә.


Фикер өстәү