Кибетләрдә товарларга ялган бәя күрсәтү очраклары арткан

Роспотребнадзорга алынучы шикаятьләрнең 14 проценты товарның сәүдә залындагы этикеткасында күрсәтелгән бәясенең кассада сугылган бәягә туры килмәвенә бәйле. Бу хакта “Известия” яза.

“Шикаятьләр төрле каналлар аша килә. Әйтик, кулланучылар хокукларын яклау буенча “Кайнар линия”гә кабул ителгән 7 мең мөрәҗәгатьнең 1 меңнән артыграгы этикеткадагы бәянең кассада сугылган бәягә туры килмәвенә бәйле”, – дигән басма хәбәрчесенә Роспотребнадзор белгече.

14-25 март чорында әнә шул санда шикаять кергән. Моннан тыш намуссыз сәүдәгәрләр кибетләрдә, киштәдә күрсәтелгән бәя дөрес булмаска мөмкин, шуңа күрә аны сатучыдан ачыкларга кирәк, дигән белдерүләр дә урнаштыра башлаган.

Белгечләр әйтүенчә, мондый белдерүләр законга сыешмый: товар киштәдә күрсәтелгән бәядән сатылырга тиеш. Юрист Михаил Прядко аңлатып үткәнчә, товар этикеткасы Гражданлык кодексы нигезендә гавами оферта булып тора, шуңа күрә сатучы товарны шушы кәгазьдә күрсәтелгән бәядән сатып җибәрүгә бурычлы.

Юрист сүзләренә караганда, этикеткада күрсәтелгән бәянең кассада сугылган бәягә туры килмәве административ хокук бозу булып тора. Бу очракта сатучыга – 3-5 мең сум, ә сәүдә ноктасы директорына – 30 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.


Фикер өстәү