Машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакытын берничә елга озайтырга җыеналар

2023 ел азагында гамәлдә булу вакыты чыгарга тиешле “права”ларны тагын өч елга озайтырга тәкъдим иткәннәр.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы 2022 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәрге чорда гамәлдә чыгарга тиешле (яки инде чыккан) машина йөртүче таныклыкларын тагын өч елга озайтырга тәкъдим иткән. Бу хакта Life.ru басмасы яза. Биредә сүз 12 мартта Михаил Мишустин имзалаган “кризиска каршы” карарның (№ 353) кайбер пунктларына өстәмәләр кертү турында бара.

Моның бөтен ил күләмендә биш миллионнан артыграк “права”га кагылачагы күздә тотыла.
Шул ук вакытта Россия транспорт министрлыгы техник карауның диагностика картасының гамәлдә булу вакытын унике айга озайтырга тәкъдим итә.

Хөкүмәт әле күптән түгел генә техник карауның яңа кагыйдәләрен раслады. Алар быел 1 сентябрьдән үз көченә керә. Исегезгә төшерәбез: хәзер гадәти автомобильчеләр машинасын яңадан теркәгәндә яки конструкциясенә үзгәрешләр керткәндә генә техосмотр уза. Ләкин такси, автобус һәм йөк машиналары хуҗаларына техник карауны даими рәвештә узу мәҗбүри. Хәер, хәзер аларга да бу эш җиңеләйтелгән. Әйтик, хәзер “аптечка”ның, янгын сүндергеч, авария очрагында туктап калу билгесенең һ.б. булу-булмавы тикшерелмәячәк.

Исегезгә төшерәбез: 1 марттан такси, автобус һәм йөк машиналары хуҗаларына техник карау узмаган өчен штраф күләме 2000 сум тәшкил итә.


Фикер өстәү