Тормыш кыйпылчыклары турында журналист уйланулары

«Кулларың да олыгайган икән…»

Бер көн, йомыш төшеп, район үзәгендәге бер оешмада эшләүче танышым янына барган идем. Минем арттан ук диярлек аның элекке авылдашы килеп керде. Ишектән үк шау-гөр килеп керде, балкып исәнләште дә, бөтен игътибарын миңа төбәп: «Нишләп утырасың монда?» – диде бу, бик якын итеп. Күңелемнән нинди танышым икән дип уйлана-уйлана: «Килдем әле менә», – дидем. Шул арада ул ялгышканын аңлап: «Әй, мин сине үзебезнең авылдашка охшаттым бит, куллары да олыгайган дип уйладым әле», – ди бу. Аның соравы бик гади генә иде, ничек керсә, шулай чыгып та китте. Мин исә, ирексездән, тамырлары бүрткән кулыма, ничә тапкыр кысылып, имгәнеп, шешмәкләнеп калган буыннарыма карап: «Әле ярый битлек бар иде, җыерчыкларың да күбәйгән икән», – дип тә әйткән булыр иде дип көлемсерәдем. Юк, җыерчыкларымнан да, олыгайган кулларымнан да оялмыйм анысы. Ни дисәң дә, элекке пенсия яшен үттек, аны теге чорда да юктан гына билгеләмәгәннәр бит инде. Турыдан бәреп әйтергә күнеккән ул ханымга да үпкәләмәдем. Эчкерсезлек галәмәтедер, дидем. Минем якка бер күз ташлау белән кулларымны да күрергә, бәя бирергә өлгергәненә (үткенлегенә) сокландым да бугай әле…

Үзенә дә юк, безгә дә

Эш белән баргач, бер авылда күренекле авылдашлары, алардан булган ярдәмнәр турында сөйләшә киттек. Бу авылдан алар шактый чыккан, күп еллардан бирле ярдәм итеп, туган нигезләрен генә түгел, авылны саклау, яшәтү өчен дә тырышалар икән. Сүз үз һөнәре буенча республикада  макталып, үз тырышлыгы белән күтәрелгән уртак танышыбызга җиткәч, әңгәмәдәшебез: «Әй, аннан үзенә дә юк, безгә дә юк», – дип көлеп җибәрде. Зарланып әйтми ул аны, әлеге танышыбызның гаделлеген, принципиальлеген икебез дә беләбез. Намус белән, тырыш, гадел хезмәт белән яшәргә күнеккән кеше, нинди биеклекләргә күтәрелсә дә, теләгәндә шундый булып кала ала икән дип уйладым мин. Аның йөз аклыгы авылдашлары өчен дә мәртәбә, шул ягы белән мең ярдәмнән кыйммәт тоелды миңа.

Бу – гомерлек дус, монысы…

Без яшүсмер чакта күбрәк Гражданнар сугышы, колхозлашу чоры, Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр укып үстек. Шуларны укыгач, мин гел: «Бигрәк кызыксыз чорда яшибез», – дип уйлый идем. Геройларның тормышы маҗаралы, ыгы-зыгылы итеп тасвирлана иде шул. Бүген инде берничә дистә ел үткәч, безнең буын кешеләре дә шактый матавыклы, сикәлтәле чорларны үткән, уйлап карасаң, без дә бит бик күп тарихи вакыйгаларның шаһиты булганбыз икән дия торган. Ул елларда мин сабыйлыгым белән: «Ничек инде кемнең – аклар, кемнең – кызыллар ягында булуын белмиләр», «монысы – дус, монысы – дошман икәне ярылып ята бит», – дип тә уйлана идем. Тормыш исә моның бик катлаулы булуын,  кемнең – гомерлек дус, кемнең беренче борылышка кадәр генә синең янда булуын аңлар өчен зирәклек-зиһен дә, еллар да түгел, ачы Чынбарлык кирәклегенә, кайчакта кечкенә генә бер очрак та җитеп ашасына төшендерде кебек…

Биш икән, биш

Бу көннәрдә кибетләрдә социаль яктан әһәмиятле товарларны санап кына бирә башладылар. Район үзәгендәге кибетләр челтәренә кергәч, гадәт буенча, кечкенә пакеттагы «вискас»ны күбрәк алган идем, кассир кыз ипләп кенә: «Апа, безгә бер төрле товарны бер кулга биштән артык бирмәскә куштылар», – дип, калганнарын алып калды. «Песи ризыгы социаль әһәмиятле товарга керми бит инде», – дип, белдеклеләнеп, аны борчымадым. Биш икән, биш, мин әйтәм. Икенче баруымда тагын бишне алдым. «Менә син дә әһәмиятле җан иясенә әйләндең, – дим Казаннан безгә күченгән, әлегә шул «вискас»тан башка нәрсә ашамаган песигә. – Болай булса, лапастагы иптәшләрең күк сөткә, авыл ризыгыңа күчмәгәең…» Әлегә бирешергә җыенмый, күрәсең, бу статусы песигә күбрәк ошый…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү