Мәскәү – Казан М12 яңа автомобиль юлы быел ачылачак

Мәскәү – Казан М12 яңа автомобиль юлының тәүге өлешләре агымдагы ел ахырына кадәр ачылачак.

«Барлыгы 1,6 мең чакрымнан артыграк озынлыктагы «Көнчыгыш – Көнбатыш» проектын гамәлгә ашыру башланды. Бу ике магистраль төзүне һәм Мәскәү – Казан юлының беренче участокларын этаплап ачу мөмкинлеген аңлата, – диде Премьер-министр Михаил Мишустин Дәүләт Думасында. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта М12 юлын Екатеринбургка кадәр дәвам итү проекты эшләнә. Юлның бу өлешен төзү дә инде быел ук башланачак.

Түләүле яңа юл, Казанны урап, аэропорт тирәсендә урнашкан логистика үзәкләренә барып тоташачак. Ул шулай ук Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узачак.


Фикер өстәү