Куркыныч авариядә танылган тренер һәлак булган

Чаллының «Витязь» олимпия резервы спорт мәктәбенең тренер-укытучысы 62 яшьлек Алмас Заһретдинов Әлмәт янындагы трассада юл-транспорт һәлакәтендә үлгән. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га  Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте раслады.

«Шәһәребезнең күренекле тренерларының берсе — Алмас Талип улы Заһретдинов вафат булды. Ул үз эшенә, спортчыларны тәрбияләүгә бөтен барлыгы белән чумган кеше иде. Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз», — диелгән Чаллы шәһәре башкарма комитетының телеграм-каналында.

Алмас Заһретдинов – билбау көрәшендә танылган батыр, Россиянең спорт мастеры, югары квалификацияле тренер иде.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Әлмәт-Нурлат трассасының 46 нчы чакрымында булган. Биредә «ГАЗель» һәм «Лада» маркалы җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. «Лада» автомобиле белән Алмас Заһретдинов идарә иткән булган. Тренер урында ук һәлак булган. Җиңел машинадагы 17 яшьлек пассажирны хастаханәгә алып киткәннәр.

 


Фикер өстәү