Татарстан мөфтияте һәм Казан митрополиясе Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан эвакуацияләнүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтә

Татарстан мөфтияте һәм Казан митрополиясе Донецк һәм Лугансктан республикаларыннан мәҗбүри эвакуацияләнүчеләр өчен гуманитар ярдәм күрсәтә.

Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды 8 апрель көнне  Казан шәһәренә килгән качакларга 7 тартмага тутырылган шәхси гигиена кирәк-яраклары һәм көнкүреш химиясе тапшырды. Хәйрия ярдәме 160 комплект, аның гомуми массасы 100 килограммнан артып китә.

Качаклар белән Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрданов һәм Казан шәһәренең баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, шулай ук Татарстан митрополиясе сәркатибе иеромонах Кирилл (Корытко) һәм епархиянең социаль бүлеге җитәкчесе иерей Сергий Петров аралашты. Качаклар аларга ярдәмне оештырган өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Киләсе ярдәм күрсәтү 12 апрельгә планлаштырылган.


Фикер өстәү