Путин Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасарын вазифасыннан азат итте

Россия Президенты Владимир Путин Гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Виктор Ничипорчукны эшеннән азат итте. Тиешле указ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

«Ничипорчук Виктор Михайловичны Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары вазифасыннан азат итәргә», — диелгә документта. Указ бүген үз көченә керә.

Ничипорчук әлеге вазифага 2020 елның 4 июнендә билгеләнгән.


Фикер өстәү