Татарстанда «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дәүләт бүләге гамәлгә кертеләчәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дәүләт бүләге гамәлгә кертү турында указга кул куйды. Бу хакта журналистлар белән брифинг барышында Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

— Хәрби һәм гражданлык продукциясее өзлексез җитештерү, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында җиңү яулау өчен өлеш керткән сәнәгать предприятиеләренең хәрби-тарихи, хезмәт мирасын саклау, сугыш елларында әлеге предприятиеләрдә эшләгән кешеләрнең массакүләм хезмәт һәм фидакарьлеге турында хатирәләрне мәңгеләштерү турында карар кабул ителде, — диде Лилия Галимова.


Фикер өстәү