«Эшли башлагач, түләрбез»: 11 яшьлек кыз сыйныфташларына 1 миллион сум акча биргән

Мәскәүдә яшәүче 11 яшьлек укучы үзенең сыйныфташларына әти-әнисе ризалыгыннан башка гына миллион сум акча биргән. Бу хакта «КП» хәбәр итә.

Сыйныфташлары кызның бик игелекле һәм ярдәмчел булуыннан оста файдаланган. Алар аның акчаларын узган елның декабрендә үк ала башлаган. Бер малай смартфоны ватылуыннан һәм абыйсы белән бер ноутбукны берничек тә бүлешә алмавыннан зарланган. Кыз өйдәге сейфларыннан сорамый гына берничә купюра алып, «мохтаҗ» малайга ярдәм иткән.

Кызның бу «изгелеген» белеп алгач, сыйныфташлары аннан акча сорый башлаган. Бер дусты 60 мең сумга «тырнаклар» теләвен әйткән. Смартфонын ваткан яшүсмер яңа компьютерга 300 мең сораган, ә аннары тагын 500 мең «әҗәт»кә алган.

Балалар барысы акчаны үзләре эшли башлагач кайтарырга вәгъдә иткәннәр. Юмарт мәктәп укучысының әти-әнисе акча югалуны соң гына белеп алган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән. Зур суммадагы акчаның югалуын исәпкә алып, тикшерү эшләре башланган.


Фикер өстәү