Рөстәм Миңнеханов Юрий Масюк белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Белавтодор» ИКХ АҖ генераль директоры Юрий Масюк белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Юл төзелеше өлкәсендә киләчәк хезмәттәшлек, уртак проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.

Бүгенге очрашуда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, элек «Белавтодор» белән хезмәттәшлек мәсьәләләре Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның Беларуська эш сәфәре барышында каралган иде.


Фикер өстәү