Иртәгә бакча мәсьәләләре буенча халыкка телефон аша бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк

14 апрельдә Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлеге һәм Татарстан агробизнес кадрларының һөнәри әзерлеген үстерү институты белгечләре бакчачылык ширкәтләре мәсьәләләре буенча халыкка телефон аша бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәк.

Шулай итеп, 14 апрель көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә 8(843) 500-00-76 телефоны аша шалтыратып, бакчачылыкка бәйле юридик сорауларга җаваплар табарга мөмкин.
Аерым алганда, Россия Юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Идел буе районы җирле бүлекчәсе рәисе, Татарстанның атказанган юристы, Татарстан агробизнес кадрларының һөнәри әзерлеген үстерү институтының фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректоры, профессор Сергей Львович Алексеев, Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Федорович Дейнекин һ.б. бакча мәсьәләсендә халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирәчәк.


Фикер өстәү