Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Мәскәү – Татарстан күпере” яшьләр форумында катнашыр дип көтелә. Чара 16 апрельдә Россия башкаласында узачак. Билгеле булганча, әлеге чараны Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.
– Форумда яше 35тән артмаган, Татарстанда туган яки илнең башка төбәкләреннән чыккан татар яшьләре катнаша. Форумның беренчесе 2015нче елда узган иде, – диде Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. – Гадәттәгечә, уңышка ирешкән кешеләр үз тарихларын сөйләячәк, тәҗрибә уртаклашачак. Форумда Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Олимпия чемпионнары катнашыр дип көтелә.