Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» төрек холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» төрек холдингы җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Төзелеш, уртак проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Татарстанга Төркия белән икътисадый хезмәттәшлекнең төрле өлкәләре кызыклы.

Фикер алышу барышында билгеләп үтелгәнчә, бүген төбәктә унлап эре Төркия заводы һәм предприятиесе эшли. Узган 2021 елда товар әйләнеше 2020 ел белән чагыштырганда сизелерлек арткан. Моннан тыш, Төркия Татарстанның җитди инвесторларының берсе булып кала бирә.

Исегезгә төшерәбез, «Полимекс» компаниясе белән хезмәттәшлек кысаларында Казанда ике кунакханә төзелеше проекты («Казан Палас бәй Тасиго», «Нео Казан Палас бәй Тасиго») уңышлы гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта кунакханә комплексын төзү проектлары буенча эш дәвам итә.

Аннары кайбер эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


Фикер өстәү