Татарстанда үзбушаткыч белән җиңел машина бәрелешеп, бер кешенең гомере өзелгән

Кичә көндез Әлки районы Базарлы Матак – Нурлат автомобиль трассасында юл һәлакәте булган.

Шаһитлар сүзләренчә, Toyota автомобиле Volvo үзбушаткычына юл бирмәгән һәм аңа килеп бәрелгән. Ике автомобиль дә юл читенә төшкән.

«Юл һәлакәтендә алгы утыргычта барган пассажирның гомере өзелгән. Аңа 50-60 яшьләр тирәсе. Машина йөртүчегә табиб ярдәме кирәк булмады», — ди һәлакәт шаһитлары.


Фикер өстәү