Татарстан хатын-кызлары Россия хәрбиләренә 30 тоннага якын бүләк әзерләп җибәргән

Күчтәнәч тартмаларында изге теләкләр дә урын алган.

“Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә Казаннан 20 тонна бүләк тапшырган. Чара Россия хатын-кызлары берлегенең “Хәрбигә бүләк” акциясе кысаларында узган.
Республика Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, күчтәнәчләрне “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасының 28 җирле бүлеге әзерләгән. Күчтәнәч кәнфиттән, чәкчәк, бал, яшелчә, җиләк-җимеш консервларыннан, шулай ук фонарь, эчке кием-салым һәм гигиена әйберләреннән тора.
Тартмалар, күчтәнәчләрдән тыш, изге теләкләрне дә сыйдырган.


Фикер өстәү