Донбасстан Татарстанга мәҗбүри күчеп килгән хатын-кыз Чаллыда бала тапкан

Быелның март аенда Луганск халык республикасыннан Татарстан мәҗбүри күчеп килгән хатын-кыз Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә бала тапкан,дип хәбәр итә «Челнинские известия» газетасы.

3910 грамм авырлыктагы һәм 53 см буйлы малайга Александр дип исем кушканнар. Табиблар аның хәлен яхшы дип бәяли. Бу – Юлия белән Сергей гаиләсендә икенче бала. Олысы Мариягә 13 яшь икән.


Фикер өстәү