Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты 2021 елда 825 млн сум акча эшләгән

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев 2021 елда 825 млн сум эшләгән. Бу хакта депутатларның узган елгы керемнәре турында белешмәләр сөйли.

Шулай ук Гаджиевның хатыны 17,5 млн сум акча эшләгән. Гаилә милкендә — 532 квадрат метр мәйданлы йорт һәм дүрт машиналык гараж теркәлгән. Әмма депутатның да, хатынының да бер автомобиле дә юк, дип билгеләп үтелә.


Фикер өстәү