Татарстан Премьер-министры 2020 елгы кереме турында хисап тотты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2020 елгы кереме турында хисап тотты. Декларация буенча, ул 6,94 миллион сум акча эшләгән. Бу сумма үткән ел белән чагыштырганда, 1 миллион сумга кимрәк.

Алексей Песошинның күчемсез милеге юк. Ул хатыны исемендәге 108,8 кв.метр мәйданлы фатирда яши. Премьер-министрның Stingray көймәсе һәм Tohatsu моторы бар.

Фатирдан тыш, Песошинның хатынына гомуми мәйданы 6 мең кв. метрдан артык булган өч җир кишәрлеге, 580,6 кв. метр мәйданлы йорт, шулай ук 442,1 кв.метр мәйданлы бина теркәлгән. Ул 2020 елда 636,7 сум акча эшләгән.


Фикер өстәү