Адмирал Попов “Курск” атом су асты көймәсенең НАТО көймәсе белән бәрелешүдән фаҗигагә юлыкканлыгын белдергән

2000 елда “Курск” атом су асты көймәсе НАТО субмаринасы белән бәрелешүдән һәлакәткә юлыккан. Аның исеме 90 процентка төгәллек белән мәгълүм. Шул чорда Төньяк флот белән җитәкчелек иткән адмирал Вячеслав Попов “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Исегезгә төшерәбез: 2000 елның 12 августында Баренц диңгезендә Североморск шәһәреннән 175 чакрым ераклыкта, 108 метр тирәнлектә, рәсми мәгълүматлар буенча, көймәдә торпеда шарлаудан “Курск” атом су асты көймәсе батты. Төньяк флотта өйрәнүләрдә катнашкан барлык 118 экипаж әгъзасы һәлак булды.
“Курск” белән бәрелешкән субмарина безнең көймәне күзәткән, әмма диңгезнең торышына яки башка шартларга бәйле рәвештә артык якынаепмы, яисә “Курск” көтмәгәндә генә нәрсәдер эшләү сәбәплеме, иминлекне тәэмин итә алмаган… Мин аның исемен 90ка кадәр төгәллек белән беләм, әмма бөтен халыкка аны атау өчен әлегә дәлилләр җитми. НАТОның су асты көймәсе турында сүз. Ул шунда, “Курск” янында булган”, – дигән Попов.


Фикер өстәү