Казан дары заводында сынаулар вакытында атулар булырга мөмкин

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте бүген Казан дары заводында предприятие полигонында баллистик кабинетта эшләнмәләрне сынап караячаклар, дип кисәтү ясаган.

«Сынаулар 10.00 — 17.00 сәгатьләрдә узачак. Якынча 30 ату планлаштырыла», — дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү