Оборона министрлыгы мобилизацияләнгән ир-егетләрнең Казан янында төнге хәрби өйрәнүләрдә утлы коралдан ату видеосын күрсәткән

Хәрбиләр күнекмәләрен камилләштерә, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнә.

Россия Оборона министрлыгында мобилизацияләнгән ир-егетләрнең Казан янында хәрби өйрәнүләрдә төнге атыш вакытында төшерелгән видеоны күрсәткәннәр. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, хәрби хезмәткәрләр төнге сәгатьләрдә утлы коралдан ату күнекмәләрен камилләштерә, бер-берсенә ярдәм кулы сузарга өйрәнә.

Өлешчә мобилизация буенча чакырылган ир-егетләр төнге дәресләр вакытында 100 метрдан 400 метрга кадәрге ераклыктагы мишеньнарга ату осталыгын камилләштерә. Алар көндез дә, төнлә дә өйрәнүләр уза.
Моңа кадәр мобилизацияләнүчеләрнең Казан танк училищесы полигонында танкларда йөрүе турыда хәбәр ителгән иде. Хәрбиләр тәҗрибәле офицерлар җитәкчелегендә танкның иң “йомшак” өлешләренә граната ыргыту, күзәтү приборларына ату осталыгына өйрәнгән.


Фикер өстәү