3 көннән тагын башланачак: РФ Оборона министрлыгында өлешчә мобилизация турында мөһим карар кабул ителде

Россия Оборона министрлыгында өлешчә мобилизация процессына кагылачак мөһим карар турында белдерделәр, дип хәбәр итә PRIMPRESS.

Экспертлар Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның октябрь ахырында ук тәмамланды, дип искәртте. Әмма хәзер мобилизацияләнүчеләр өчен түләүләр процессы башлана.

Сүз һәр айның 10-20 санында мобилизацияләнгән гражданнарга түләнә торган түләүләр турында бара. 195 мең сум күләмендә хезмәт хакын бер ай хезмәт итүчеләр алачак.

Инде өч көннән соң мобилизацияләнгәннәргә ноябрь өчен акча күчерә башлаячаклар. Декабрьгә түләүләр 2023 елның гыйнварында гына килергә тиеш иде. Әмма Оборона министрлыгында моны бик соң дип санадылар. Бу карарны мобилизацияләнгән һәм аларның гаиләләренә Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек өчен акча кирәк булачагы белән аңлаттылар. Шуңа күрә түләүләрне 25 декабрьгә кадәр күчерү карары кабул ителде.


Фикер өстәү