Аяк туңудан котылу өчен 4 ЫСУЛ

– Кан әйләнеше начар булган кешеләрнең аяклары туңа. Моңа кан тамырлары киңәю (варикоз) да сәбәпче булырга мөмкин. Калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда да аяк туңа. Чәч тә тиз майлана, тырнаклар да сына башлый.

– Кан әйләнеше бозылуга тиешенчә тукланмау, тәмәке тарту, физик активлык кимү дә сәбәпче булырга мөмкин. Яшәү рәвешен, рационны үзгәртү, начар гадәтләрдән арыну, спорт белән шөгыльләнү дә хәлне яхшырта. Кан әйләнешен сарымсак, борыч, суган да җайга сала.

– Аякны, туңганда, тозлы ванна ярдәмендә җылытырга мөмкин. Суга аш яки диңгез тозы кушарга, 2–3 аш кашыгы сөт һәм аз гына розмарин мае өстәргә кирәк. Җылыта торган компресслар да куярга мөмкин. Моның өчен аякка табаны спиртка манылган юка оекбаш, өстеннән йон оекбаш кияләр һәм юрган астында ятып торалар. Массажның да файдасы тия. Кышын урамга чыгар алдыннан бурсык мае сөртү дә ярдәм итәр.

– Аягыгыз тиз туңучан булса, күннән эшләнгән, эче мехлы аяк киеме алыгыз. Болан, эт яки бүре мехыннан, сарык тиресеннән тегелгән итекләр бик суыкларда да аякны туңдырмый.

Фото: shkolazhizni.ru


Фикер өстәү