Кичә Башкортостанның М-5 «Урал» автомобиль юлының 1507 нче чакрымында Иглино районы янында 22:30 тирәсендә ЮХИДИ инспекторы Рафис Хәйретдиновны машина бәрдергән. Ул бу мәйданда хезмәт иткән була.
32 яшьлек ир-атны хастаханәгә алып китәләр, әмма табиблар аның гомерен саклап кала алмый.
Башкортостан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, аны Chevrolet Niva шоферы бәрдерә.
Юл-транспорт һәлакәтенең шартлары ачыклана.