“Гөлшат янабыз, әйдә чыгыйк”

15 апрель көнне Аксубай районының Тахталы авылында яшәүче Зариповларның йортын яшен суга. Кичке тугызынчы яртыларда була ул хәл. Хатыны инде яткан була, Хафиз абый телевизорны сүндерәм дә, мин дә йоклыйм дип уйлый. Әмма ул теләгәнчә булмый.

Телевизорны сүндерүгә нидер шарт итә. Бу тавыш тиз генә туктамый, көчәя генә. Хафиз абый тизрәк тышка чыгып карый, әмма берни күрми. Бакча ягындагы тәрәзәдән караса, ниндидер җирдә кызыл шәүлә бар. Урамга чыкса, йортларын яшен сугып, яна башлавын күреп ала.

– Тизрәк өйгә кердем дә, Гөлшат янабыз, документларны ал, әйдә чыгыйк, дим. Ул тиз генә кара чемоданны алды. Безнең әтидән калган гадәт буенча, бөтен документлар бер урында тора. Чемоданны йоклый торган карават астына куйган идек. Гөлшат аларны алды да чыгып китте. Мин тизрәк өйдәге әйберләрне ташый башладым. Хатыным янгын сүндерүчеләрне чакыра алмыйча интекте. Яшен суккач, бөтен авылда ут сүнде, телефоннар да тотмый икән. Карасам, хатыным өй эчендә, янып бетәбез инде дип елап тора.

Шуннан соң, Хафиз абый йөгереп чыгып китә. Күршеләргә эндәшә. Алар ярдәм итәргә ашыга. Яшьләр янгын сүндерүчеләрне чакыра. Алар озак көттерми, 15 минутта килеп җитә. Әмма инде аңынчы йортның түбәсе янып бетә.

– 44 ел механизатор булып эшләп лаеклы ялга чыктым. Хатыным сыер сауды.Ике кызыбыз Базарлы Матакта яши, улыбыз Түбән Камада. Аларның үз тормышлары инде, – ди Хафиз абый. – Туганнарым күп. Без биш малай, биш кыз үстек. Икебез исән түгел инде. Калганнарыбыз бик якын итә. Яшен суккач, күршеләр, туганнар үзләренә сыендырды. Бүген өебезнең алгы ягын җыештырдык. Өйгә яңгыр үтмәсен дип, полиэтилен пакет сузып куйдык. Ничек тә, өйне тәртипкә китреп, түбәне ябасы иде, – ди ул.

Зариповлар гаиләсенә ярдәм итү өчен исәп-хисап реквизиты:

Хафиз Зарипов исемендәге Саклык банкы картасы 89030610025 нмерына беркетелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү