Чаллыда 38 яшьлек хатын-кызны эзлиләр

«Электротехнический» полиция бүлеге Чаллыда яшәүче 1984 елда туган Ася Станиславовна Коваленконы эзли. Хатын-кыз ЗЯБ бистәсенең 17А комплексында яши. 12 апрельдә үк ул өйдән чыгып киткән һәм хәзерге көнгә кадәр аның кайда икәнлеге билгеле түгел.

Аның билгеләре: якынча 35-40 яшь, буе 165 см, ябык гәүдәле, чәче кара, күзләре соры-зәңгәр.

Әлеге кешене күргән булсагыз, нинди дә булса мәгълүмат булган очракта шалтыратыгыз: 34 -70 -73, +7 927 457-11-20.


Фикер өстәү