«Болгар радиосы»ның бер бәйгесендә җиңүчегә тәкә бүләк итәчәкләр

“Җырла, милләт! Җырла, Республика!” — үзешчән , һәвәскәр башкаручылар арасында узучы җыр бәйгесе. Атна саен бер җиңүче билгеләнәчәк! Ә иң яхшы җырлар “Болгар радиосы”нда яңгыраячак! Төп җиңүчегә – тәкә! Җыр батырына бүләкне радио алып баручылары җиңүче яшәгән җирлектә тапшырачак, дип хәбәр итә «Болгар радиосы» матбугат хезмәте.

Бәйге шартлары:
1. Башкарган җырыгызны аудиформатта яздырыгыз.
2. «Болгар радиосы» сайтының «КОНКУРСЫ» бүлегендә беркетелгән махсус анкетаны тутырыгыз.
3. ҖЫР ҺӘМ АНКЕТАНЫ bolgarradioisi@mail.ru электрон почтасына җибәрегез!

Җырлар 25 майга кадәр кабул ителә!
Һәр атна 1 җиңүче билгеләнәчәк. Атна җиңүчесе башкаруындагы җыр һәр пәнҗешәмбе 08.30 сәг. «Болгар радиосы» дулкынында яңгырачак!
27 май — 1 июнь аралыгында cәнгать советы җиңүчеләр арасында бәйгенең 1 төп җиңүчесен билгеләячәк!
2 июнь көнне «Иртәнге чәй» тапшыруында җыр батыры игълан ителәчәк!
Тулырак мәгълүмат монда bolgarradio.com сайтында!

Бүгенге көндә бәйгедә катнашу өчен үзләренең җырларын төрле һөнәр ияләре җибәрде. Алар арасында лаеклы ялга чыккан полиция хезмәткәре, кондитер, шофер! Сезнең дә җырга сәләтегез бар икән, күптәннән үзегезне радиодан ишетергә телисез икән – бу сезнең мөмкинлек! Катнашырга ашыгыгыз! (16+)


Фикер өстәү