“Болгар радиосы” Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77-еллыгы уңаеннан 9 май көненә махсус эфир әзерли.
Көндезге 13.00 сәг. – 17.00 сәг. Казанда “Үлемсез полк” үтәсе урамнарда “Болгар радиосы” яңгырап торачак.
Көн дәвамында “Болгар радиосы” дулкынында сез сугыш чоры җырларын, шигырьләрен ишетерсез, ә инде сугышта катнашкан ветераннарыбыз истәлекләре, хәтирәләре белән бүлешер.