Владимир Путин Куба президентының кайгысын уртаклашты

Россия Президенты Владимир Путин Куба президенты Мигель Диас-Канель Бермудесның 6 май иртәсендә Saratoga отелендәге шартлауның фаҗигале нәтиҗәләренә бәйле рәвештә кайгысын уртаклашты.

— Гавананың «Саратога» отелендә шартлауның фаҗигале нәтиҗәләренә бәйле рәвештә, чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен кабул итегез. Һәлак булганнарның туганнарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерегез», — диелә хәбәрдә.

Һәлак булучылар саны 22 кешегә кадәр җиткән. Алар арасында бер бала да бар.

Хакимияттәгеләр хәбәр итүенчә, бәхетсезлек очрагы килеп чыккан. Газ җиһазларының һәм подрядчыларның лицензияләре булган.

Шартлау дулкыны бина фасадын бишенче катка кадәр җимергән, күрше корылмалар да зыян күргән. Фаҗига газ шартлу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Зыян күрүчеләр арасында чит ил кешеләре юк.


Фикер өстәү