Синоптиклар: «Бәйрәмнән соң суытачак»

Татарстанның Гидрометеоүзәге белгечләренең фаразларына караганда, бүген, 8 майда һава температурасы +21 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Җиңү көнендә Татарстан халкын шулай ук җылы һава торышы көтә. Төнлә +1..+6 градус булса, көндезге сәгатьләрдә +16..+21 градуска кадәр җылы булачак.

10 майда синоптиклар, яңгыр яварга мөмкин, дип белдерә. Төнлә һава температурасы +3..+8 градусны тәшкил итсә, көндез +9..+14 градустан артмаячак.


Фикер өстәү