Әлки районы күленә 20 пар аккош төшкән (ВИДЕО)

Быел Әлки районының Чуваш Кичүе авылы янындагы күлгә 20 пар аккош төшкән. Авыл Советы башлыгы Рафаэль Зәйдуллин әйтүенчә, алар биредә бер тәүлек торган. Шулай да ике пар аккош бу якларны үз иткән, ара-тирә күренгәлиләр икән.

– Әле кичә авыл эчендәге күлгә дә килгәннәр. Бар халык шуларны карарга йөри, аеруча балаларга күңелле, – ди ул. – 2-3 пар аккош башка елларда да төшә иде. Тик быелгысы кебекне аккош көтүен беренче тапкыр күрүебез. Гадәттә Чирмешән елгасында 2-3 пар аккош була торган иде. Алары көзгә кадәр шунда яши.
Безгә Хузангаево авылындагы аккошларны да күрергә насыйп булды. 4 пар аккошны хуҗалык махсус сатып алып кайткан икән. Хәзерге вакытта алар хуҗалык территориясендәге күлдә яши.

 

Фото һәм видео: Зөлфия Хәлиуллина

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү