Районнарда транспортта йөрү бәясе артачак

Тиздән транспорт салонында билет сатып алу 36 сумга төшәчәк. Акчасыз исәпләгәндә һәм транспорт картасы белән түләгәндә юл бәясе 31 сум булачак. Таифларны күтәрүне шәһәре башкарма комитетының транспорт буенча комитеты сораган. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев хәбәр итте.

Казанда 100 һәм аннан да күбрәк йөрү өчен «проездной» алсаң, юл бәясе 23 сумны тәшкил итәчәк. Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында бәя арта. Хәзер аларда юл йөрү 28 сумга төшәчәк. 100 һәм аннан да күбрәк йөрү өчен юл бәясе 23 сум булачак. Минзәлә районында исә барлык категория гражданнар өчен юл йөрү 20 сумны тәшкил итәчәк.

Яңа тарифлар тиешле карарлар рәсми төстә басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.


Фикер өстәү