50 ел дәвамында Россиягә керү тыелган артистлар исемлеге басылды

“Известия” газетасы Россиягә 50 ел (2072 елга кадәр) керү тыелган Украина мәдәни эшлеклеләренең исемлеген бастырды.

Әлеге исемлеккә, аерым алганда, җырчы Светлана Лобода, «Океан Эльзы” төркеме солисты Святослав Вакарчук, халыкка Верка Сердючка буларак яхшы мәгълүм артист Андрей Данилко, җырчы Monatik эләккән. Шулай ук аңа “Потап и Настя”дуэты җырчылары кергән.
Россиягә, музыкантлардан тыш, Украина актерларын, блогерлар һәм телевидение алып баручыларын кертмәү күздә тотылган. Исемлек җәһәтеннән Россия хокук саклау органнары ягыннан әлегә бернинди дә рәсми аңлатма юк.

Җаным жәл түгел сиңа: җырчыларга нинди сәер бүләкләр бирәләр?


Фикер өстәү