Депутат Ркаил Зәйдулла: «Патриотик тәрбиянең туктап торганы да юк»

Билгеле булганча, 2022 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләрдә һәр уку атнасы Россия гимнын җырлаудан башланачак. Бу хакта Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Татарстан Парламентының чираттагы утырышында депутат Ркаил Зәйдулла бу тәкъдимне шәрехләп чыгыш ясады.

— Патриотик тәрбия мәсьәләсе турында күп сөйли башладык. Аның туктап торганы да юк инде. <…> Хәзерге шартларда ул аеруча кирәк. Кравцов Россия байрагы күтәрү һәм гимнын җырлау кебек тәкъдим кертте. Милли республикалар турында сүз юк анда. Башкорт коллегалар белән сөйләшкән идем, алар Россия гимныннан соң үзләренекен җырлатырга җыена. Безгә дә шул юнәлештә гамәл кылырга кирәк, — диде ул.


Фикер өстәү