Россия Оборона министрлыгының фәнни учреждениесендә янгын чыккан: зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр бар

Россия Оборона министрлыгының Тверьдагы фәнни учреждениесендә янгын чыккан, персонал эвакуацияләнә, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Егерме беренче апрельдә Тверь шәһәрендә Россия Оборона министрлыгы фәнни учреждениесенең административ корпусының икенче катындагы бүлмәләрнең берсендә янгын чыкты. Оешма персоналы эвакуацияләнә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү хезмәткәрләре көче белән янгын сүндерелә», — диелә хәбәрдә.

Янгында 17 кеше зыян күргән, бер кеше үлгән. Хәзер янгынның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү