Республика ифтарына 1 тонна дөгедән пылау пешерәчәкләр

Һәр кешегә меню бәясе 600 сум тирәсе тәшкил итә, ди оештыручылар.

30 апрельдә Казанда «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак республика ифтарында төп сый 1 тонна дөгедән әзерләнгән пылау. Моннан тыш, бәйрәмне оештыручылар 2 тонна сыер ите, 1,5 тонна яшелчә, 1 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна кипкән җиләк-җимеш, 600 кг чәк-чәк, 600 кг печенье һәм башка бик күп әйберләр сатып алганнар.

— Бер кешегә меню бәясе 600 сум тирәсе булачак,-дип сөйләде «Туган авылым» милли-туристлык комплексы хуҗасы Радик Абдрахманов.


Фикер өстәү