Хөкүмәт Йортында «Татарстанда яшәүче картасы» турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мир» түләү системасы генераль директоры Владимир Комлев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк адымнар һәм уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Комлев «Мир» түләү системасы базасында «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» проектын үстерү турында фикер алыштылар. План буенча картада түләү һәм кайбер социаль сервислар: электрон юл йөрү билеты, медицина иминияте полисы, СНИЛС һ. б. тупланачак.

«Күп кенә өлкәләрдә цифрлы сервисларны актив гамәлгә кертүче алдынгы төбәк белән партнерлыкта без «Мир» банк картасы базасында киң социаль әһәмиятле хезмәтләр җыелмасы белән заманча һәм технологик проект булдырырга планлаштырабыз. Шул ук вакытта без төбәк халкы өчен булган һәм кирәкле цифрлы продуктларны саклап калачакбыз, аларны яңа мөмкинлекләр белән тулыландырачакбыз. Мәсәлән, «Мир» картасын сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һ.б. өлкәләрдә социаль ярдәм чаралары алу өчен ачкыч итеп куябыз. Бүгенге очрашуда без Татарстанда яшәүченең картасын булдыру перспективалары турында фикер алыштык. Ул төбәкнең барлык халкы өчен чын-чынлап уңайлы һәм файдалы булыр дип өметләнәм», – дип шәрехләде Владимир Комлев.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин катнашты.


Фикер өстәү