Республика ифтарына чакыру билетларын каян алып булуын әйткәннәр

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов республика ифтарына чакыру билетларын каян алып булуын аңлатты.

«Ифтарга килү өчен, мәхәлләләрдә, мәчетләрдә, мөхтәсибәтләрдә үзеңнең барырга теләвеңне әйтергә кирәк. Билетларның төп массасы мөхтәсибәтләр, мәчетләр җибәргән заявкалар буенча юллана», — диде Ирек Арсланов брифингта.

Шулай ук, Диния нәзарәтенә билеп сорап язучылар да бар, диде. Ул мөрәҗәгатьләр мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында карала.

Штрих-кодлы электрон билетлар кешенең телефонына җибәрелә. «Бер билет белән бер кеше керә. Беркемне дә кире бормыйбыз. Кабатлана торган билетлар эләксә, ул кешеләрне аерым зоналарга озатачакбыз. Бу күбрәк таратучыларга кагыла, бер билетны бер кулга гына таратсыннар», — диде.

 


Фикер өстәү