Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә

Камил хәзрәт Сәмигуллинның Татарстан районнарына эшлекле сәфәрләре дәвам итә. Кичә мөфти Мөслимгә килде.

Татарстан мөселманнары башлыгы сәфәрен Мөслим районы хакимияте башлыгы Альберт Хуҗин белән очрашудан башлады. Җитәкчеләр төбәктәге дини вәзгыять, мәхәлләләр эшчәнлеге, якын киләчәктә тормышка ашырырга ниятләнгән чаралар буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Аннары мөфти Җәмигъ мәчеттә Мөслим районы имамнары белән күреште, ахшам намазын укытты, мәчет янында урнашкан «Хәләл үзәк»не барып күрде.

«Хәләл үзәк» кафесы районкүләм ифтарга актив мөселман кардәшләребезне бер табынга җыйды.

Татарстан мөфтие ифтар мәҗлесе вакытында Рамазан аеның көтеп алынган, кадерле ай булуын искәртеп, бу айны нәтиҗәле итеп үткәрү – Коръән уку, тәравих намазларында катнашу, күркәм әхлак белән дингә чакыру, бу айда күбрәк изге гамәлләр кылырга тырышу кирәк булу турында вәгазь-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Мөфти белән очрашуга 300ләп дин кардәшебез җыелды. «Хәләл үзәк»тә узган ифтар мәҗлесенә «Җәмигъ», «Нур» һәм «Мөслим» мәчетенә йөрүче мөселманнар, Мөслим районының барлык авылларыннан 30 имам катнашты.

Рамазан ае башланганнан алып Камил хәзрәт Сәмигуллин Чистай, Теләче, Буа районнары, Казан шәһәренең «Туган авылым», «Сәлах», «Ярдәм» мәчете мөселманнары белән күрешергә өлгерде.

 


Фикер өстәү