Узган тәүлектә Татарстанда дүрт кеше ковидтан үлгән.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1933 һәм 1940 елларда туган ике ир-ат, 1937 һәм 1960 елларда туган ике хатын-кыз әлеге чир корбаны булган.
Пандемия башланганнан алып, республикада ковидтан 1962 үлем очрагы теркәлгән.