Тагын арта: җәмәгать транспортында йөрү ничә сумга булыр?

Бәя арту аны гына урап узмас инде. Юл хакы турында сүзебез. Бу елның маеннан җәмәгать транспортында йөрү берничә сумга артачак. Моның сәбәбе нәрсәдә һәм юл хакы күпме булачак?

1 майдан Казанда җир өсте җәмәгать транспортында йөрү хакы бер сумга артачак. Татарстанның автотранспорт предприятиеләре ассоциациясендә белдерүләренчә, тариф үзгәреше уртача инфляциядән артык түгел.

– Юл хакын үзгәртү өчен сәбәпләрне Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты өйрәнде. Нәтиҗәдә акча яки банк картасы белән түләгәндә юл бәясен 3 процентка, ә транспорт картасы белән түләүне дә исәпкә алып, гомуми арту 9 процентны тәшкил итәчәк. Бу инфляциянең уртача дәрәҗәсенә туры килә, – диелә ассоциациясенең аңлатмасында.

Җәмәгать транспортында йөргән өчен түләүне арттыру турындагы мәсьәлә белән  Казан Транспорт комитетына һәм Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетына мөрәҗәгатьләрендә алар сәбәп итеп пассажирлар саны һәм, коронавирус пандемиясе аркасында транспортта QR-код системасын керткәч, табышның бермә-бер кимүен күрсәткән.

Мәгълүм сәбәпләр аркасында ягулык-майлау чималы, запас частьлар, шиннар кыйммәтләнү, транспортны яңарту да таләп ителгәнлектән, тарифны арттыру турында карар кабул ителде.

Шулай итеп, нинди юл хакына әзер торырга тиеш соң? 1 майдан Казан җәмәгать транспортында (автобус, трамвай, троллейбус) юл бәясе – 36 сум, банк һәм транспорт картасы белән түләгән очракта 31 сумны тәшкил итәчәк.

Үзгәреш җиле Әлмәт, Түбән Кама һәм Минзәлә районнарына да кагылачак. Алар өчен юл хакы 28 сумны тәшкил итәчәк. Минзәлә районында барлык категория гражданнар өчен юл бәясе 20 сумга төшәчәк.

Шунысын да искә төшерик: соңгы тапкыр Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясе 2021 елның мартында 30 сумнан 35 сумга кадәр артты. Транспорт һәм банк карталары буенча тарифлар 2020 елның 1 гыйнварыннан үзгәрешсез кала бирде (27 һәм 30 сум).

Сүз уңаеннан

2020 елда пассажирлар агымы, 2019 ел белән чагыштырганда, 30 процентка кимегән: 260 миллион кешедән 183 миллионга.

2021 елда бу күрсәткеч 20 процентка кимегән. Казан автобусларында 206 миллион кеше йөргән.


Фикер өстәү