Ала карга кешегә һөҗүм итәме?

– Бер көнне тирә якка сокланып, өйгә кайтып барам. Күзем балалар мәйданчыгында ялгыз гына утыручы ала каргага төште. Нигә шулай әллә кем булып утыра икән дип  үтеп киттем. Берничә адым гына атлаган идем, башыма  очып килеп кунмасынмы? Нәрсә бу дип шаккаттып басып торам. Теге урында утырган кош юк, әһә, минәйтәм шул бу. Тәпи тырнакларының үткенлеген тойдым. Шул арада чукып алырга да өлгерде. Кулымдагы пакетым белән җиргә очыртып төшердем. Тик тынычланырга теләми, тагын миңа таба ачу белән килә башлады. Әстәгъфирулла, мондый хәлләр дә буламыни?

Сиринә Хафизова, Казан.

Илгизәр Рәхимов, Казан федераль университетының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор:

– Мондый хәлләр ишетелгәли. Янында оясы булгандыр аның. Хәзер  аларның  бала чыгарган чагы  бит. Бу ата кош, читтә  оясын саклап утыра. Балаларына кагылмасыннар дип агрессия күрсәткән. Әлбәттә, ала карга  чукырга дип махсус  килмәгән. Кара каргалар бергәләп, ала карга аерым оя кора. Үлән арасында койрыгы тырпаеп торган ана кошны күрү кыен түгел. Бу ала карга булыр. Мондый чакта  әлеге урыннан тизрәк китәргә кирәк.  Икенче тапкыр ачуын күрсәтүе куркуга бәйле. Андый  очракта курыкмаска кирәк. Янәсе, ата кош үзенчә геройлык кылган. Канатлары, аяклары белән бәргәләгән урынга йод яки зеленка сөртеп куярга мөмкин. Ике ел элек алынган исәпләүләр буенча  башкалада 800-1000ләп ала карга исәпләнә. Шуннан артмыйлар да, кимемиләр дә. Ала каргаларның файдасы зур. Чүплектә аунап яткан  тонналап ризык калдыкларын ашыйлар, әлеге урыннарны чистарталар.

Сәрия Мифтахова

Фото: yandex.ru


Фикер өстәү