100 еллыкның төп вакыйгасы: “Казан утлары”на – 100 яшь!

Туган көн дуслар белән күңелле. “Казан утлары” журналы 100 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә тугандаш халыкларның вәкилләрен җыеп, матбугат очрашуы оештырды. Иң якын күршеләрдән алып, иң ерак төбәктән дә килгән иде алар.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков әйтүенчә, мондый очрашу оештыру бер дә юкка түгел.

– Бу безнең өчен 100 еллыктагы төп вакыйга.Минемчә, киләчәк 100 елда да шулай булачак. “Казан утлары” журналы – әдәбиятыбыз нигезе. Татар тарихындагы барлык данлыклы язучы-шагыйрьләр шушында эшләгән. Милли мәдәниятебезгә нигез салган журналыбыз бу, – диде Шамил Садыйков. – Төрки, тугандаш халыкларның әдәбият вәкилләре катнашында очрашу оештыру тәкъдим иттеләр, аларны туган көн чарасына чакырдык. Бу безнең өчен сөенеч. Сез – үз милләтегезнең вәкиле. Бергә яшәргә кирәк. Милли-мәдәни үсештә дә бергә булу мөһим. Аралашуда, ярдәмләшүдә гасырлар буе яшәдек. Алга таба да шулай булачак.

Чакырылган кунаклар арасында Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Башкортстан, Кабарда-Балкар һәм Якутиянең әдәбият вәкилләре бар иде. Аларга “Татмедиа”ның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әйтүенчә, алар барысы да кунаклар гына түгел, фикердәшләр дә.

– Чакырып кунагың килмәсә, диләрме әле татарда? Безнең кунаклар безнең чакыруны кабул итте. Безнең белән якыннан аралашкан дусларыбыз килде. Котлау сүзләреннән аңлашыла: сүзләребез, фикерләребез бер, уртак, – диде баш мөхәррир. – Аралашуыбыз гадәти түгел. Ул киләчәктә дә бергәләп эшләү юлларын ачыклау да әле. Килгәнегез өчен рәхмәт. “Казан утлары”ның 100 еллыгы белән без төрки дөньяның дуслыгын кабат исбатладык.

Искәртеп үтик: “Казан утлары” журналының 100 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы Камал театрында узачак.


Фикер өстәү