Тауасты Байлар мәктәбе укучылары боланын да, аюын да ясый

Минзәлә районының Тауасты Байлар мәктәбе укучылары боланын да, пошиен да, аюын, тиенен, балыгын да ясый белә. Болар барысы да картиналарда чагыла. Агачтан ниләр генә майтармыйлар?! Кул эшләрен күргәзмәгә куярлык, бүләккә бирерлек.

Мәктәп директоры, хезмәт укытучысы Марс Хәмидуллин дәрестән соң балаларга кызыклы шөгыль тапкан. 25 ел буе агачны сәнгатьле эшкәртү түгәрәген алып бара икән. Монда чүкеч, балта тота белмәгән егетләр юк. Кызлар да агач эшеннән ерак түгел. Көйдереп, төрле картиналар иҗат итәләр.

–  Түгәрәккә  5–9 нчы сыйныф укучылары йөри.  Дәрес вакытында  эшләгән чаклар да була. Күп эшне кул белән башкарабыз. Моның өчен өтергесе дә, лобзиклар да, төрле фигураларны кисү өчен махсус пычаклар да бар. Материалны күбрәк үзем табарга тырышам, җиһазлар җитә. Шомартканда электр станоклары да кулланабыз, – ди Марс Хәмидуллин.

Идеяләрне күбрәк үзе тәкъдим итә. Монда табигатькә кагылышлы тематика өстенлек итә. Димәк, балаларның хайваннар, кошлар дөньясына мөнәсәбәте дә бу. Хәзерге вакытта  8 нче сыйныф укучылары белән поши төшкән панно ясыйлар. Күмәк эшләр дә иҗат иткәннәр. Бу хезмәтләр мәктәп диварын бизәп, балаларның осталыгын күрсәтә. Сокланмыйча мөмкин түгел!

Марс абыйлары балаларга хезмәтләрен өйләренә биреп җибәрә. Күбесе иҗат җимешләрен әти-әниләренә бүләк итә. Бер истәлек бит! Мәктәпне тәмамлаган егетләр төрле өлкәләрдә хезмәт куйса да, буш вакытларында агач эше белән шөгыльләнүен дәвам итә. Кемдер йорт җиһазлары ясый, кемдер картиналар иҗат итә. Остаз шәп булганда, шәкертләр начар була димени?

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү