Рөстәм Миңнеханов – яшьләргә: «Сезне борчыган мәсьәләләр безне дә борчый»

Туган тел көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шәрык клубы»нда татар интеллигенциясенең яшь вәкилләре белән очрашты.

Катнашучылар арасында композитор Миләүшә Хәйруллина, медиаменеджер, продюсер Динә Гәрәева, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, «Юлбасма» нәшрияте җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова, Шәриф Камал музей-йорты директоры Айдар Шәйхин, Тинчурин театры оркестрының баш дирижеры Ильяс Камал, яшь режиссер Айдар Җәббаров, мультиинструменталист Алмаз Әсхәдуллин, «Urban Tatar» яшьләр оешмасы активисты Гүзәл Әхмәтгәрәева бар иде.

Яшьләрнең тәкъдимнәрен Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов, мәдәният министры Ирада Әюпова, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов тыңлады.

– Сезне борчыган мәсьәләләр безне дә борчый, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Эшли алмастай эш юк. Сез җиткергән, сезне борчыган сораулар безгә дә кагыла. Сезгә шушындый позициядә булуыгыз, милләт өчен борчылуыгыз, милләт киләчәге өчен тырышуыгызга рәхмәттән башка сүз юк. Глобальләшү чорында бу эшне алып бару юлларын табарга кирәк. Моңа яшьләрне җәлеп итмәсәк, эшләгән эшебез ни өчен соң? Без киләчәк өчен эшләргә тиеш.


Фикер өстәү