Җиңү көненә түләү бирәм дип, бер хатын-кыз әбинең акчасын урлап качкан

Чаллы полицейскийлары 88 яшьлек әбинең акчасын урлаган хатын-кызны эзлиләр. Тикшерүчеләр «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Пенсионер сүзләренчә, ул йорт подъезды янында булган. Таныш булмаган хатын-кыз әбигә 9 майга түләү сыйфатында 12 мең сум акча алып килүен хәбәр иткән. Әби хатын-кызны өенә чакырган. Кухняда хатын-кыз пенсионерга 15 мең сум күләмендә «акчалар» биргән һәм сдачасын сораган. 3 мең сум алгач, аферистка бер стакан су сорап эчкән һәм чыгып киткән. Хатын-кыз киткәннән соң, әби акчаларның «фантик» кына булуын аңлаган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.


Фикер өстәү