ОБИ гипермаркетлары кабат эшли башлый

Ремонт һәм бакча өчен кирәк-яраклар сата торган OBI гипермаркетлар челтәре Россиядә кабат эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Бүген, 27 апрельдә, Мәскәүнең ОБИ Ходынское Поле кибете эшли башлый һәм май бәйрәмнәре азагына кадәр челтәрнең барлык гипермаркетларын да эшләтеп җибәрергә җыеналар. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Кибетләр этаплап ачылачак. 1 майда алар Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта, аннары төбәкләрдә эшли башлаячак. 11 майга кадәр барлык 27 гипермаркет та элеккеге режимда эшли башлар дип көтелә.


Фикер өстәү